Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

20 еллык ярату һәм тугрылык

Октябрь аенда безнең “Туганайлар” газетасының чыга башлавына 20 ел була. Арабызда 10, 15 һәм, хәтта, 20 ел дәвамында “Туганайлар”га даими язылучы карендәшләребез бар. Күп гаиләләрдә газетабызны еллар буе күз карасыдай кадерләп саклыйлар. Шундый тугры язылучыларыбызның берсе – Арча районының Сәрдәбаш авылыннан Надежда УВАЕВА. Ул “Туганайлар”ны 19 елдан артык, 2003 елның январеннан бирле ала. Газетаның җыелып килгән барлык саннарын да чормада саклый. Күптән түгел “Туганайлар” аша ерак туганнарын да тапкан

Күңел байлыгы

Надия апай чыгышы белән Балтач районының Иске Чепья авылыннан. 1941 елда ишле гаиләдә туган, үзеннән кала тагын 6 туганы бар. “Әти сугыштан кайтып озак яшәмәде, миңа 17 яшь булганда мәңгелеккә күчте. Комсомол активы идем, укыйсым килсә дә, мөмкинлек булмады. Кеше арасында йөрергә, сөйләшергә тормыш өйрәтте. Матди байлык булмаса да, күңел байлыгы бар иде”, – дип искә ала ул.

1964 елда ире һәм бер баласы белән, яхшы тормыш эзләп,  Себергә, Ханты-Манси ягына чыгып китәләр. Шунда 33 ел кочегар булып эшләп, пенсиягә чыккач, 1998 елда кабат Татарстанга кайталар. Бүгенге көндә Надежда Николаевна Сәрдәбашта үзе генә тора. Пар канатының мәңгелек дөньяга күчкәненә дә 15 елдан артык. Ялларга 3 баласы һәм оныклары кайта. 81 яшьтә булса да, каз-үрдәкләр асрый, бакча утырта, өендәге матур-матур гөлләрнең чуты юк.

Кан тарта

Керәшеннәр тормышы, язмышы белән бик кызыксына ул, хәтта, борчыла да. “Без барыбыз да чумылган. Балаларым ураза тота, чиркәүгә йөри. Безнең Сәрдәбашка чиркәүләр ераграк. Авылда инде керәшеннәр аз калып бара, катнаш семьялар күп. Шулай югалып, таралып бетәрбезме икән инде?.. Чиркәве,
фольклор ансамбльләре булган, чалт итеп торган бер керәшен авылын – Мәләкәс, Владимир яки Чураны барып күрәсем, андагы кешеләр белән сөйләшеп утырасым килә. Мамадыштагы Питрауга да барасым килә. Олыгайдым шул, алып баручы кирәк, – ди ул. – Тугрылыкмы, яратумы, кызыксынумы – нәрсәдер бар, тарта”.

Себердә торган вакытта ук, яздыртып, “Керәшен сүзе” газетасын алдыралар. “Туганайлар”ны исә, чормада саклый икән. “Газетаның 20 еллыгы дигәч, төрле еллардагы саннарны эзләп алдым әле. Берничә ел элек язылган язмалар булса да, шундый яратып, рәхәтләнеп укыйм, онытылганнарны яңартам”, – дип сөйли.

Былтыр Надежда Николаевна газетабыздагы “Гасыр җөзе” рубрикасына 1960 елларда төшерелгән гаилә фотоларын җибәргән иде. Шул фото басылгач, әтисенең Палук исемле сеңлесенең оныклары эзләп тапкан үзен. Хәзер аралашып торалар.

“Интернетта сайтыгызны, ВКонтактедагы группагызны укыйм, ватсаптагы керәшеннәр чатында утырам. Яңа сан турында да башта сайтка бирелгән анонсны
укып беләм, тиздән безгә дә килеп җитәчәк дип көтәм”, – ди ул.

Еллар узып та, тормыш ачысыннан каты бәгырьлегә әйләнмәгән, халкына һәм үз-үзенә тугры калган, яратуы күңеленнән ташып торган Надия апайга соклануыбыз чиксез. Алга таба да бергә булсак иде. Ныклы саулык телибез Сезгә!

Озак еллар буе газетабызны алдыручыларның 8917 250 97 95 номеры (ватсап яки телеграм) аша элемтәгә чыгуын көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев