Төрледән-төрле

Вазадагы розалар озаграк торсын дисәгез

Розалар озак шиңмәсен өчен берничә киңәшне истә тотыгыз.

Вазага куяр алдыннан чәчәкнең сабагын кыйгач итеп кисегез. Болай сабакның суга туену урыны зурая. Розага озынрак ваза сайларга тырышыгыз, аңа җылы (35-40°C тирәсе) су агызыгыз. Суга 1 төймә аспирин һәм 1 аш калагы шикәр комы салыгыз. Суга кереп торган урыннан сабагындагы энәләрен сындырып, яфракларын өзегез. Розаны үтәли җилдән ераграк урынга куярга кирәк. Көнгә ике тапкыр пульверизатордан су бөркегез.

Роза үз янында башка чәчәкләрне өнәми. Вазада үзе генә торганда, ул озаграк сулмаячак. Якын-тирәдә өлгергән җиләк-җимешләр булмаса да яхшы. Алар этилен газы бүлеп чыгара, ул исә розаларны сулдыра.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев