Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Үтүкне ничек чистартырга?

Үтүкнең табанын һәм су савытын чистартуның җайлы ысуллары бар.

Тоз. Кәгазьгә тигез итеп тоз җәегез. Карасы беткәнче, кайнар үтүк белән үтүкләгез.

Парафин. Парафин шәмне киҗе-мамык тукыма белән төрегез. Кайнар үтүк табанын шул шәм белән ышкыгыз. Эрегән шәм агып төшкәндә караны ала. Моны эшләр алдыннан үтүк астына берничә кат газета җәяргә кирәк. Әмма сак булыгыз - эрегән шәм үтүкнең тишекләренә кереп калып, соңыннан киемнәрегезне бозмасын. 

Водород перекисе. Мамык тампон яки чүпрәк кисәген 3 процентлы водород перекисе эремәсендә чылатып, салкын үтүк табанын шуның белән чистартыгыз.

Уксус. Салкын үтүк табанын уксуста чылатылган тампон белән ышкыгыз. Нык янган булса, уксусга бергә бер исәбеннән нашатырь спирты кушарга була. Алай да чистармаса, чүпрәкне уксуста чылатып, үтүк табанына берничә сәгатькә куеп калдырыгыз. Аннары караны губка яки йомшак щетка белән чистартыгыз.

Аш тозы. Стакандагы суга берничә кашык сода салып эретегез һәм салкын үтүк табанын шушы эремә белән чистартыгыз. 

Лак алыр өчен кулланыла торган сыеклык. Әгәр үтүккә полиэтилен ябышкан булса, аны лакны ала торган сыеклык ярдәмендә куптарып була. Әмма бу сыеклыкны үтүкнең пластмасса өлешләренә тидермәгез - зыян килүе бар.

Үтүкне чистарту өчен наждак, пычак һәм башка шундый җиһазлар кулланмагыз. Ә иң мөһиме - үтүкне дөрес куллану. Үтүк табаны каралмасын өчен дөрес режимда үтүкләгез. Йоннан тегелгән киемнәрне марля аша үтүкләгез. 

Фото: «Туганайлар».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев