Олы уразаның бишенче атнасы да тәмамлана. Ураза тотучылар өчен тагын бер рецепт.
Кирәк булачак: Ярып киптерелгән яшел борчак (1 стакан), бер баш суган, 1 бүлемтек сарымсак, 2 бәрәңге, 4-5 ботак бөтнек, 2 аш калагы зәйтүн (оливковое) мае, тәменчә тоз һәм борыч.
Борчакны юып, өстенә 2 стакан су салып 1,5 сәгать тотарга. Бәрәңгене – шакмаклап, суган белән сарымсакны вак итеп турарга. Кәстрүлгә зәйтүн мае салып, суган белән сарымсакны шунда кыздырырга. Бәрәңге, суы белән бергә борчак салырга, тагын 1 литр су өстәргә. Борчак изелеп пешкәнче кайнатырга. Әгәр суы аз булса, кайнап торган су өстәргә кирәк. Тоз, борыч салганнан соң, ашны блендер ярдәмендә болгатырга. Бөтнек яфракларын турап, ашка салып болгатырга.
Фото: «Туганайлар»
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев