Ураза ашлары: гөмбәле бәрәңге
Олы ураза көннәрендә яшелчә, ярмадан да, бераз үсемлек мае өстәп, ашау өчен тәмле ризык әзерләргә була.
Кирәк булачак: бәрәңге (1 кило), он (50 грамм), гөмбә (500 грамм), башлы суган (2 данә), яшел суган (100 грамм), зәйтүн җимеше (100 грамм), үсемлек мае.
Бәрәңгене кабыгыннан әрчеп, тозлы суда пешерәбез, яхшылап төябез. Он сибеп, тагын бер кат болгатабыз. Гөмбәне һәм суганны турап, барысын бергә майда кыздырабыз. Шул катнашмага вак итеп туралган зәйтүн җимеше һәм яшел суган салып болгатабыз. Марля кисәген салкын суда чылатып сыгабыз, яшелчә турый торган тактага тигезләп җәябез. Марля уртасына бәрәңге боткасы салып, пирожки камыры шикелле җәеп, уртасына бер чәй калагы гөмбәле эчлек салабыз. Марляның чит-читен күтәреп, бәрәңге сыман итеп төрәбез, марлясыннан алып, онда әвәлибез һәм үсемлек маенда 5-10 минут кыздырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев