Тузганакның составында В, С, D группасы витаминнары, кальций, тимер һәм фосфор күп.
Кирәк булачак: тузганак яфрагы — 100 грамм, яшел суган — 50 грамм, петрушка, укроп — 50 грамм, үсемлек мае — 15 грамм, күкәй — 1 данә, тоз, борыч, аш серкәсе — тәменчә.
Тузганак яфрагын ярты сәгать тозлы суда тотканнан соң, турагыз. Яшел үләннәр һәм тәмләткечләр белән бергә болгатыгыз, өстенә эре кыргычтан уылган пешкән йомырканы сибегез. Теләгән кеше әлеге витаминлы кабымлыкны кыяр, редис белән тулыландыра ала.
Өмет
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев