Тәмләткечнең кайсы нәрсәдән файдалы?
Тәмләткечләр ризыкның тәмен ачарга гына түгел, ә төрле авырулар белән көрәшергә дә ярдәм итәчәк һәм организмны ныгытачак.
Тмин һәм укроп. Ютәлгә каршы көрәштә ярдәм итәләр.
Бөтнек. Күңел төшенкелегеннән һәм баш авыртудан иң яхшы дару.
Петрушка. Организмнан артык сыеклыкны чыгара һәм ашказаны эшкәртүне яхшырта.
Әнис. Ашказанында газлар җыелганда иң яхшы чара, шулай ук хроник эч кату белән көрәшә.
Дарчин. Бу тәмләткечтә организмны чистартучы табигый антиоксидантлар бик күп. Сүз уңаеннан, дарчин диабет үсеше белән дә көрәшә.
Куркума. Артык авырлык белән көрәшә, чөнки аппетитны киметә. Яраларны тизрәк төзәтергә ярдәм итә.
Кардамон. Бу — чын хәзинә. Йөрәкне ныгыта, баш мие кан әйләнешенә ярдәм итә. Калкансыман бизне тонуста тотарга булыша.
Кызыл Таң сайты, фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев