Табаларны ялтырата торган катнашма
Төрледән-төрле

Табаларны ялтырата торган катнашма

Табаларыгыз көзге кебек ялтырап торсын, дисәгез, әлеге катнашма белән юып карагыз.

Кирәк булачак: 0,5 стакан аш содасы, 1 чәй калагы савыт-саба юа торган сыеклык, 2 аш калагы водород перекисе.

Әлеге әйберләрне бергә кушып яхшылап бутарга. Катнашма кабарткан сөт өсте кебек булырга тиеш. Әгәр дә куе булса, перекисне тагын өстәргә ярый.

Катнашманы пычранган өслеккә сөртеп,10 минут тотарга һәм савыт юа торган тимер щетка белән яхшылап ышкырга кирәк.

Шәһри Казан, фото «Туганайлар».


Нет комментариев