Шоколад тешләр һәм организм өчен, без уйлаганча ук, зыянлы түгел икән. Шоколадта тимер, бакыр, цинк, полифеноллар һәм башка туклыклы матдәләр күп.
- Бәхет гормоны серотонин бүленеп чыгуда шоколадның файдасы бик күп, ди белгечләр.
- Чын шоколадта какао була. Ә ул исә, үз чиратында аксымга, углеводларга, клетчаткага, витаминнарга һәм антиоксидантларга бай. Шуңа да белгечләр организмның көчсезләнгән чорында шоколад ашарга киңәш итә.
- Кокохил дигән уникаль кушылмалар, хәтта, бит тиресе өчен дә файдалы икән.
- Ирләргә инфаркт булу куркынычын 17 %ка киметә.
- Италия галимнәре раславынча, атнасына ике тапкыр шоколад ашаган кешеләр акылга җиңеләю авыруы белән сирәк очраша.
- Тамак ачуны баса. 10 гр шоколад ачлыкны җиңәргә сәләтле.
- Шоколад яратучылар озаграк яши.
- Бер кисәк шоколад кабып куйсаң, математик гамәлләр җиңелрәк чишелә, яхшырак уйланыла.
Нет комментариев