Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Сөялне ничек бетерергә?

Тәндәге коры сөялне бетерү өчен дәва чарасын үзегез дә әзерли аласыз.

1 ысул. Аспирин төймә-таблеткаларын порошок хәленә килгәнче төябез. Төелгән аспиринга глицерин салабыз. Ул куе ботканы хәтерләтергә тиеш.  Йокларга ятар алдыннан шул катнашманы аяктагы коры сөялгә күп итеп сылыйбыз, өстеннән мамык ябып, пластырь ябыштырабыз. Төнлә аяктан купмасын өчен оекбаш киеп ятабыз.  Иртән аякны җылы суда юып, сөялне пемза белән ышкыйбыз, аякны корытып сөртәбез дә майлы крем сылап куябыз. Моны атнага, кимендә, бер мәртәбә эшләргә кирәк.

2 ысул. Башлы суганны әрчеп, 2-3 кисәккә бүлеп банкага салабыз. Шул суган күмелерлек уксус өстибез. Әлеге катнашманы җылы урында 1 көн тотарга кирәк. Суганны сөял урынына куеп, өстен бәйләп куегыз. Төнгелеккә шулай калдырсагыз да ярый. Сөял кырыендагы тәнгә крем сөртергә киңәш ителә, чөнки уксус тирене яндырырга мөмкин. Бу ысулны көнгә 1 генә кулланырга була. Сөял тизрәк төшсен өчен, кулыгыз белән әкрен генә куптарып карагыз.

3 ысул. Аш серкәсе һәм глицерин да бармаклардагы коры сөялләрне бетерергә ярдәм итә. Аларны 1:1 күләмендә кушып бутарга һәм суда йомшартылган сөялгә сөртеп, эластик бинт белән бәйләргә яисә пластырь ябыштырырга.

Фото: «Туганайлар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев