Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Шаурма әзерлибез

Шаурманы өйдә үзең ясасаң, сыйфатлы да, тәмле дә була

Кирәк: тавык ите (500 грамм), башлы суган (1 данә), помидор (2 данә), кыяр (1 данә), үсемлек мае (2 аш калагы), «Армянский» лаваш (2 данә).
Маринад өчен: соя соусы (2 аш калагы), карри (0,5 чәй калагы), төелгән борыч катнашмасы (0,5 чәй калагы), паприка (0,5 чәй калагы).
Соус өчен: сарымсак (2 төш), 10 процент майлылыктагы каймак (175 грамм), майонез (150 грамм), петрушка, укроп (берәр бәйләм).

Тавык итен юка гына итеп кисәбез. Юылган суган, сарымсак, помидор, кыяр, петрушка, укропны турыйбыз. Кәгазь салфеткага салып, киптерәбез. Маринад ясау өчен, тирән савытка карри, паприка, төелгән борычлар катнашмасы, соя соусы салып, әйбәтләп болгатабыз. Тавык итен 1,5 сантиметр зурлыкта шакмаклап турап салабыз. Ит кисәкләрен маринад капларлык булсын. Савытны азык-төлек төрә торган пленка белән каплап, бер сәгатькә суыткычка куеп торабыз. 

Сарымсакны сыттырып, савытка салабыз. Петрушка белән укропны турап, сарымсаккка кушабыз. Каймак, майонез өстибез.

Кыярны, помидорны вак шакмаклап турыйбыз, башлы суганы — ярым боҗралап. 

Табадагы кызган майга тавык ите салып, ике ягын да кыздырып алабыз. Табада килеш суытабыз. 

Лавашка помидор, кыяр, суган, тавык ите салып, өстенә соус сибәбез. Яшелчәле-итле лавашны (баш-башын эчкә таба бөкләп) рулет итеп төрәбез. Майлы кызган табада шаурманың ике ягын да кыздырып алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев