Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Редисның файдасы: ютәлне йомшарта, ябыгырга булыша

Җәй башында безнең өстәлләрдә иң элек редис, ягъни төче торма күренә башлый. Ул организм өчен бик файдалы.

Кан басымын төшерә. Редис калийга, натрийга, кальцийга, тимергә, С, Е, РР витаминнарына бай. Билгеле булганча, организмда калий җитмәсә, йөрәк эшчәнлеге, кан йөреше начарая, кан басымы күтәрелә.

Бавырга файдалы. Редисның өтеп ала торган тәме бавыр өчен файдалы. Ул организмны шлаклардан, токсиннардан чистарта, сары авыруы булганнар еш кулланса, канда билирубин төшә.

Баш авыртуны баса. Маңгайны, чигәләрне яңа чыгарылган редис согы белән ышкыгыз, баш авырту кимеячәк.

Ютәлне йомшарта. Редис согы астма, бронхит белән авыручыларга шифалы. Сулыш юлларында җыелган какырыктан арындыра, шулай ютәлне дә туктата. Редис согын кишер согы белән кушып эчәргә киңәш итәләр, ашказаны лайласын ялкынсынудан саклый ул.

Ябыгырга булыша. 100 грамм тамыразыкта — нибары 14 килокалорий. Ул матдәләр алмашын яхшырта, май туплануны тоткарлый. Шуңа күп диеталарда менюда ул бар. Артык килограммнары булганнар өчен редис салаты менә дигән!

Тирене дымландыра һәм туендыра. Фосфор, цинк һәм витаминнар тән тиресе өчен файдалы. Редис согы тирене дымландыра, ә редисны кырып ясалган битлек битне чистарта, тукландыра.

Фото: «Туганайлар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев