Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Помидордан соус рецепты

Бу соусны ел әйләнәсе суыткычта яки салкын караңгы урында сакларга мөмкин.

Кирәк булачак: 4 килограмм помидор, 1 килограмм суган, 1 әче борыч, 0,5 килограмм алма, 4-5 дәфнә яфрагы, 6 бөртек хуш исле борыч, 10 данә гвоздика, корица, 2 аш калагы тоз, 1 стакан шикәр комы, сарымсак, 100 грамм уксус.

Ппомидор, суганны, борычны, алманы юып, соңгысын төшләреннән тазартып, эрерәк кенә итеп турап, чуен кәстрүлгә пешерергә утыртабыз.

Шунда ук дәфнә яфрагы (лавр), хуш исле борыч,  гвоздика, ярты чәй калагыннан күбрәк төелгән корица, тоз, шикәр комы да салып җибәрәбез.

Шул массаны ике сәгатьләп өстен ачкан килеш (артык пары чыгып бетсен өчен) кайнатабыз. Пешеп бетәргә ярты сәгать кала 5-6 тырнак сарымсак турап салабыз. Бераз суынгач, агач тукмак белән төя-төя, вак тишекле сөзгеч аша үткәрәбез.

Әзер массаны тагын бер кат кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыккач, 100 грамм уксус (пыяла савыттагыны) салып бутыйбыз да, стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

750 граммлы 6 банка соус чыга.

Йорт.Бакча.Рецептлар

Фото: нейросеть

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев