Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Пихта мае файдасы

Табигатьнең шифалы чаралары турында да онытмаска кирәк. Пихта мае халык арасында гына түгел, рәсми медицинада да кулланыла.

Пихта маенда ялкынсынуга, паразитларга каршы торучы һәм организмны гомуми ныгыту сыйфатына ия биологик актив матдәләрнең 35кә якын компоненты бар икән.

Аны арка һәм күкрәкнең яка өлешенә сыласаң, аяк табанына ышкысаң һәм ингаляция ясасаң (кайнап торган сулы эмаль кәстрүлгә 3-4 тамчы пихта мае өстисең һәм парын сулыйсың) — авыру чигенәчәк.

Томау булганда яки ОРВИ сезонында профилактика өчен, борын тишекләренә сыларга киңәш итәләр.

Каты йөткерү булганда да ярдәме тими калмас: иртә-кич тамак төбенә (тел тамырына) пипетка ярдәмендә 3-5 тамчы тамызырга кирәк.

Игътибар! Бу ысулларны кечкенә балаларга һәм бронхиаль астма белән авыручыларга, йөкле хатыннарга кулланырга ярамый.

Аяклардагы гөмбәчек авырулары да пихта мае белән дәвалана. Зарарланган урынга майга манылган мамык кисәген көн саен 15 минуттан да ким булмаган вакытка куеп торырга кирәк.

Әгәр дә йокысызлыктан интексәгез, 10-15 минут 5-7 тамчы пихта мае салынган ванна керегез. Әмма көн саен түгел.

Фото: нейросеть

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев