Туганайлар

Татарстан

18+
Төрледән-төрле

Орлык тизрәк тишелсен өчен киңәшләр

Һәр бакчачыда орлыкларны утыртырга әзерләүнең үз серләре бар. Бакчачыларга берничә киңәш тәкъдим итәбез.

Орлыкларны «Бутон», «Циркон», «Завязь» кебек стимулятор эремәсендә тотарга мөмкин. 250 мл җылы суга 3 тамчы җитә. Иң элек, коры орлыкны гади суда (моның өчен кар суы яхшырак) 2-3 сәгать тотарга кирәк. Аннан орлыкларны стимуляторлы эремәгә салып алырга була, югыйсә орлыклар артык күп доза стимулятор сеңдереп, янарга мөмкин. Мондый эремә орлыкларны файдалы матдәләргә баета, тизрәк шыттыра. Аннан дымлы чүпрәккә төреп, пакетка салырга һәм җылы урынга (+30...+32 оС) куярга кирәк.

Хуҗабикәләр орлыкларны салып тоту өчен табигый эремәне өстен күрә. Мондый эремәне 2-3 көн алдан әзерләп кую отышлырак. Бу очракта ике кашык көл алына, аның өстенә бер литр җылы су салабыз һәм яхшылап бутыйбыз. Әлеге эремәдә орлыкларны 3-6 сәгать тотарга кирәк. Помидор орлыкларын, гадәттә, азрак, ә менә борычларны озаграк тоталар. Көлнең составында төрле микроэлементлар бик күп. Нәкъ менә шуңа күрә шытымнар яхшы чыга. Яшелчәләрнең уңышы да мул була.

Орлыкларны йогышсызландыру өчен сыек алсу төстәге марганцовкалы суга яисә 10 процентлы водород перекисе эремәсенә 20 минут чамасы салып торырга мөмкин. Эремә белән орлыклар нисбәте 1:1 алына. Аннан соң орлыкларны чиста суда чайкатып, киптерергә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев