«Огонёк» салаты
Бакча җимешләреннән кышкылыкка тәмле ризык.
Кирәк булачак: помидор (1 кило), керән тамыры (300 грамм), сарымсак (100 грамм), шикәр комы (2 чәй калагы), тоз (1 аш калагы), лимон согы (1 аш калагы), уксус (2 аш калагы).
Помидорны ит тарткыч аша чыгарабыз. Керәнне вак итеп турап, өстенә лимон согы бөркергә һәм ит тарткычтан үткәрергә. Ит тарткыч авызына целлофан пакет бәйләп уздырсаң, ачысы күзгә кермәс.
Тоз һәм песок салып, помидорны газ өстенә утыртырга. Кайнап чыккач, салмак утта 7 минут тотарга һәм керән, сарымсак өстәп, яхшылап болгатырга. «Огонёк» салатын стерильләштерелгән банкаларга салып, капкач ябып, салкын урында сакларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев