Нинди ризыкларны бергә ашарга ярамый?
Сәламәт булыйм дисәң, бу киңәшләргә колак сал.
Җиләк-җимеш. Җиләк-җимешне башка ризыклар кабул иткәндә ашарга ярамый. Чөнки ул ашкайнату эшчәнлеген боза. Ашарга 30-60 минут кала яки ашаганнан соң шул кадәр ук вакыт үткәч, җимешләр ашарга мөмкин. ⠀
Сөт һәм цитрус. Сөтне цитруслы җимешләр белән бергә кабул итмәгез: цитрус кислотасы сөт аксымнары белән реакциягә керергә мөмкин, бу да ашказаны эшчәнлеген киметә.
Ит һәм бәрәңге. Ит белән бәрәңгене бергә ашарга гадәтләнсәк тә, ул никадәр тәмле тоелса да, икесен берьюлы ашарга киңәш ителми. Ит аксымнары һәм бәрәңге углеводлары төрлечә эшкәртелә, бу исә ашаганнан соң ашказанда авырлык барлыкка китерә, хәлне бетерә.
Җиләк һәм шикәр. Җиләккә шикәр комы кушып ашасаң, ашказанда ул тиз әчи. Өстәвенә, шикәр фруктозаның таркалуына китерәчәк һәм ул җиләкнең бөтен файдасын бетерә.
Банан һәм сөт. Банан һәм сөттән микс бик тәмле килеп чыга, әмма ул шулай ук ашказанында авырлык һәм газ җыелуга китерергә мөмкин, аларны аерым куллану яхшырак. ⠀
Фото: Нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев