Төрледән-төрле

Ни өчен аяк-куллар ойый?

Йокыдан торганда, кул яки аяк оеса-чәнчесә, йоклаганда кан йөрешенә зыян килгән дигән сүз.

Табиблар кул-аяклар оюның куркынычы турында кисәтә. «Әллә нигә бер генә оеса –  зыяны юк. Ә инде атна саен яки көн саен кабатланса, табибка күренергә кирәк», –  ди алар. 

Моның сәбәбе төрле булырга мөмкин. Организмга В6 витамины җитмәгәндә дә мондый хәл күзәтелә. Нерв күзәнәкләренә зыян килгәндә дә. Моннан тыш кул-аякның ою-чәнчүе инсульт яки шикәр чире якынлашуын да аңлатырга мөмкин.

Кул, бармаклар оеганда мондый күнегүнең файдасы тия: 

Кулларны өскә күтәрергә һәм 80 тапкыр учларны кысып, бармакларны турайтып бөкләргә. Шуны ук кулларны аска төшереп тә кабатларга. Ул кан әйләнешен яхшыртырга булышыр. Сәламәт булыйк!

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев