Нәрсә ул гхи мае?
Сары майдан нәрсә белән аерыла? Аларның кайсы файдалырак?
Сары май – ул кайнатылган акмай, эретү барышында андагы су һәм каты сөт кисәкчәләре бетә, бары тик сөт мае гына кала. Сары майда лактоза юк диярлек. Аның составында витаминнар, микроэлементлар бик күп. Әйтик,тимер, калий, кальций, магний, цинк, фосфор, марганец, бакыр.
Гхи – сары майның бер төре. Һинд кухнясында популяр булган гхи мае сыер яисә буйвол сөтеннән ясала һәм күпкә озаграк кайнатыла, бу аңа чикләвек тәме һәм хуш ис бирә. Сары майны әзерләү өчен 1-2 сәгать вакыт җитә. Ә гхи маен эретү бик озакка сузыла торган процесс. Акмай талгын утта 5-6 сәгатьтән артык томалап эретелә, һәм бу вакыт эчендә – казеин, лактоза, су һәм шикәр тулысынча аерыла. Нәтиҗәдә, саф, чип-чиста май гына кала.
Гхи маеның иң төп өстенлеге – ул гипоаллерген ризык, чөнки анда лактоза бөтенләй юк. Гхи мае аллергиклар, лактоза яисә сөт аксымы ярамаган кешеләр өчен аеруча файдалы. Өстәвенә, ул балалар өчен дә куркынычсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев