Майонез ясау ысулы
Майонезны өй шартларында да ясап була.
Кирәк: 1 күкәй сарысы, 250 мл иссез көнбагыш мае, ярты бал калагы тоз, бер бал калагы шикәр, бер аш калагы лимон согы, бер бал калагы горчица.
Блендер савытына көнбагыш мае агызабыз, чиратлап тоз, шикәр комы, лимон согы, горчица салабыз. Иң азактан күкәй сарысын төшерәбез. Мөһим шарт - ул бөтен булырга тиеш.
Блендер белән күкәйнең сарысын капларга һәм кабызырга. Майонез ясала башлагач кына массаны болгаткалап алырга була.
Әгәр барысын да дөрес башкарсагыз, масса шунда ук агарып, куера башлаячак. Ике минут чамасы болгаткач, хуш исле, куе, сыйфатлы майонез килеп чыгар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев