Файдалы һәм тәмле кайнатма килеп чыга.
Кирәк булачак: 1 килограмм лимон, 750 грамм шикәр комы, су.
Башта лимонны юып, юка гына итеп кабыгын әрчиләр. Аннары лимонны кайнар суда пешереп, салкын суда юалар, юка гына итеп аркылыга турап, төшләрен алалар.
Эмаль савытка салгач, шикәрле кайнар татлы (750 грамм шикәргә 300 грамм су) өстәп аз гына болгаталар һәм 6-8 сәгать шул килеш тоталар.
Аннары тагын шикәр татлысы салалар һәм сүрән утта акрын гына кайнаталар. Бераз пешергәннән соң суытып, яңадан пешереп алсаң, варенье аеруча әйбәт була. Кайнар килеш банкаларга тутырасы.
«Өмет» журналы
Фото: «Туганайлар»
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев