24 сентябрьдә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Беренче курс студенты көне» дигән танышу, аралашу кичәсе уздырыла.
Республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге инде күп еллар беренче курста укучы студентлар белән танышу кичәсе оештыра. Мәктәп бусагасын атлап чыккан, инде студент булган керәшен кызларын, егетләрен бер урынга җыя. Кичәдә «Бәрәкәт» яшьләр бүлегенең эшчәнлеге, кызыклы проектлары белән якыннан танышырга була. Шул ук вакытта, бирегә килгән яшьләрне «Бәрәкәт» сафларына да кабул итәләр.
Соңгы елларда әлеге чарага беренче курс студентларын гына түгел, бар керәшен яшьләре дә җыела. Кичәдә алар бер-берсе белән якыннан танышып, рәхәтләнеп җырлап-биеп, уеннар уйнап, аралашалар. Каникуллардан соң башланган яңа уку елында үзләренә терәк булырдай дуслар табалар.
Теркәлү кирәк: https://forms.yandex.ru/u/6a9040ca95add541b067bb0b/
Урыны: Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк (Казан шәһәре, М.Худяков урамы,11)
Көне: 24 сентябрь
Вакыты: 18:00 сәгать.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев