Менделеевскида узган «Бондюжский характер» фестивале районның иң актив һәм хезмәт сөючән кешеләрен берләштерде.
Бу чара үз эше белән туган төбәген үстерүгә зур өлеш керткән якташларны олылау максатыннан оештырыла.
Бәйрәмгә Россия Герое Александр Лапин һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да килгән. Район башлыгы Роберт Искәндәров белән берлектә алар һәр авыл җирлегенең, мәктәпләрнең һәм мәдәният учакларының иҗади күргәзмәләрен карап чыкканнар.
«Экспозицияләр, күргәзмәләр аша районның бай тарихы, бүгенге казанышлары һәм, әлбәттә, Электрон Мактау тактасына лаек булган хезмәт алдынгыларының язмышы чагылдырылды. Бу зур бәйрәмдә Иске Гришкин авылы вәкилләре дә читтә калмады. Авыл китапханәсе, мәдәният йорты һәм җирлек хезмәткәрләре бердәм булып, фестивальдә үзләренең үзенчәлекле фотозонасын тәкъдим иттеләр. Аларның тырышлыгы кунакларда һәм башка катнашучыларда җылы тәэсир калдырды», – дип сөйләде китапханәче Галина Бармакова.
Фотолар Г.Бармаковадан.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев