2026 елның 8 сентябрендә узган район советы утырышында актуаль мәсьәләләр каралды.
2026 елның 8 сентябрендә Яңа Чишмә районы советының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибендә район тормышы өчен мөһим булган актуаль мәсьәләләр каралды, алдагы бурычлар билгеләнде. Утырыш ахырында бүләкләү тантанасы булды. Район җитәкчелеге үз хезмәте, җаваплылыгы һәм игелекле эшләре белән үрнәк булып торган якташларыбызны билгеләп үтте.
Ленино авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәткәне өчен хәрби часть командованиесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Ленино авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина зур хөрмәткә лаек. Ул махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә даими рәвештә гуманитар ярдәм оештыруда зур тырышлык куя.
“Бу бүләк – бары тик бер кеше хезмәте генә түгел, ә бөтен авыл халкының бердәмлеге һәм безнең егетләргә булган чиксез ярдәмнең күрсәткече”, – ди Светлана Юрьевна.
Фото: С.Питеркина.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев