Төрледән-төрле

Гөлләргә бал суы ярыймы?

Бал — файдалы микроэлементлардан тора һәм җиңел антисептик үзлекләргә ия. Ләкин аны дөрес кулланырга кирәк.

Концентрация. Беркайчан да гөл тамырларына балның үзен салмагыз. 1 чәй кашыгы балны 1 литр суда эретергә кирәк.

Ешлык. Мондый баллы су сибүне аена бер тапкырдан да ешрак үткәрмәгез.

Суның температурасы. Су бүлмә температурасында яки бераз җылы булырга тиеш. Артык салкын су тамырларның черүенә китерергә мөмкин.

Шунысын да исәпкә алырга кирәк: бал суын бөтен гөлләр дә яратмый. Мәсәлән, кактуслар, алоэ һәм кайбер башка төр гөлләр баллы тукландыруга «сөенмәскә мөмкин». Бегония, миләүшә (фиалка)да татлы суны начар кичерә. Әгәр шикләнәсез икән, башта эремәне бер кечкенә үсемлектә сынап карау яхшырак.

Артык тырышмагыз. Шикәрнең артык булуы туфракка һәм тамырларга зыян китерергә мөмкин. Үсемлекнең реакциясен күзәтегез. Әгәр су сипкәннән соң яфраклар шиңеп төшсә, чүлмәктәге тамырлар ялангач калса — бал артык күп булган дигән сүз.

Үсемлекнең төрен исәпкә алыгыз.

Өмет журналы

Фото: «Туганайлар»

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев