22 сентябрьдә Казанда Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә республикакүләм «Керәшеннәрнең җыр культурасы» семинар-практикумы була. Ул мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре һәм фольклор коллективлары җитәкчеләре өчен оештырыла.
Семинар керәшеннәрнең этномәдәни һәм җыр традицияләрен саклау һәм үстерүгә багышланачак.
Этномузыколог, сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан консерваториясе доценты Геннадий Макаров; фольклор буенча белгеч, «Казансу» керәшен ансамбле җитәкчесе Павел Александров, Казан консерваториясе укытучысы, шәһәр методик берләшмәсе рәисе Ләйсән Гыйләҗева семинарда спикерлар буларак катнаша.
Семинар эше «Һәвәскәр иҗат коллективы белән эшләү нигезләре» дип аталган кереш лекция белән башланып, секцияләрдә дәвам ителәчәк. Беренче секциядә — Кама арты керәшеннәренең кунак көйләренең ритмик үзенчәлекләре; икенчесендә фольклор коллективы практикасында аутентик материалны сәхнәгә адаптацияләү принциплары өйрәнеләчәк. Барлык катнашучылар да сертификатлар алачак.
Гаризалар 11 сентябрьгә кадәр ccemelyanova@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә.
Семинар-практикум керәшеннәрнең бай җыр мирасын өйрәнүгә, квалификация күтәрүгә һәм тәҗрибә уртаклашуга ярдәм итәчәк.
Фото: «Туганайлар»
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев