Күзләр өчен күнегүләр
Төрледән-төрле

Күзләр өчен күнегүләр

Күзләр көндәлек тормышта үзләренә төшкән киеренкелектән нык арый, аларга ял һәм гимнастика кирәк.

  • Иң гади күнегү — бер минут дәвамында күзләрне ачып-йомып тору.
  • Күзләрегезне сәгать угы буенча һәм каршы якка тәгәрәтегез. Бу вакытта баш борылмый.
  • Өскә-аска, уңга-сулга карагыз.
  • Бармагыгызны танау очына куеп, игътибарыгызны шунда юнәлтегез, аннары ерактагы предметка карагыз. Бу күнекмәне 10 тапкыр кабатлагыз.
  • Гимнастиканы җылы куллар белән йомык күз кабакларына җиңелчә басым ясап (пальминг) төгәлләгез. Бу күз мускулларын йомшарта.

Өмет журналы

Фото: «Туганайлар».


Нет комментариев