Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Көнкүрештә кирәге чыгардай «лайфхак»лар

Файдалы 3 киңәш.

Кибеттән сатып алынган маринадлы зәйтүн (оливки) банкасын ачкач, аның суын түгәргә ашыкмагыз. Ул ит, балык, спаржа маринадлау өчен яхшы. Томат пастасына салып, кетчуп ясарга да була. Салатларга салу өчен, аны майонезга яки йогуртка кушарга ярый. Пицца яки печенье камырына да кушып карый аласыз.

Тырнак буйый торган төссез лакны күзлекнең пыяланы кысага беркетә торган винтикларына сөртсәң, алар борылып төшеп калмас. Киемгә төймә таккач, кире ягындагы җөй җебенә лак сөртегез. Кроссовка бауларының тузып, таркала башлаган очларына лак сөртеп, бармакларыгыз белән бөтереп куегыз.

Юар алдыннан ак төстәге кием-салымны 1-2 сәгатькә бор кислотасы эремәсенә (10 литр суга 2 аш калагы) салып тотыгыз. Аннан гадәттәгечә юыгыз. Аш бүлмәсендәге тастымалны 1 сәгатькә уксуслы суга салып торыгыз.

Фото: «Туганайлар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев