Төрледән-төрле

Кофены көннең кайсы вакытында эчәргә?

Кофе баш мие, йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Әмма шул ук вакытта аны бөтен кешегә дә эчәргә ярамый — ул кайбер кешеләрдә йөрәк һәм ашказаны авыртулары тудыра ала.

Кофе файдага булган очракта да аны «рөхсәт ителгән вакытта» гына эчәргә була, иң яхшысы — 9:30дан 11:30га кадәр. Бу вакытта әлеге эчемлекне яратучылар берничә чынаяк кофе эчәргә мөмкин.

Ә аны куллану өчен иң начар вакыт — иртәнге 8 дән 9га кадәр, чөнки бу чорда организмда кортизол, стресс гормоны бик югары. Бу вакытта организмга тагын да күбрәк ярсу кирәк түгел. Шул ук сәбәп аркасында 12.00 һәм 13:00 арасында, шулай ук 17:30 һәм 18:30 арасында кофе эчәргә кирәкми.


Нет комментариев