Төрледән-төрле

Кара бөрлегәннән (ежевика) кайнатма

Ул үзенчәлекле тәме белән дә аерылып тора һәм күпсанлы файдалы үзлекләргә дә ия. Ул кышын чәй янына тәмле десерт, ә пироглар өчен үзенчәлекле эчлек тә була.

Кирәк булачак: 900 грамм кара бөрлегән, 900 грамм шикәр комы.

Җиләкне чистартырга һәм яхшылап юарга, суын саркытырга. Аннары шикәр белән болгатырга һәм, согы чыксын өчен, 30 минут тотарга. Соңыннан сүрән утта 30 минут кайнатырга.

Кайнар кайнатманы парландырылган банкаларга тутырып куярга.

Хуш исле һәм тәмле кайнатма әзер.

Интертат


Нет комментариев