Кабактан ике төрле ризык әзерлибез
Кабактан бик күп тәмле һәм файдалы ризык әзерләргә була.
Кабак белән пешерелгән тавык ите
Ризыкны әзерләү өчен: 450 гр кабак, 250 гр тавык ите, 20 гр ак май, 2 тырнак сарымсак, 1 чәй кашыгы бал, 2 аш кашыгы лимон согы, тәменчә тоз һәм борыч, үсемлек мае кирәк.
Кабакны чистартып, зур булмаган кисәкләргә шакмаклап турыйбыз.
Тавык итен юып, шулай ук зур булмаган кисәкләргә шакмаклап турарга кирәк.
Тавык ите белән кабакны тирәнрәк савытка салып, тоз һәм борыч сибәбез. Лимон согы, вак угычтан чыгарылган бер тырнак сарымсак, балны өстибез. Яхшылап болгатабыз һәм 20 мин тотабыз.
Табада үсемлек маен кыздырабыз. Шуңа кабак һәм тавык итен салып, болгата-болгата кыздырабыз.
Ит ак төскә кергәч, катнашманы 180 градуска кадәр кыздырылган духовкада 20-30 мин пешерәбез.
Кабак йомшарганнан соң алып, сарымсак белән кушылган ак майны әзер ит өстенә салабыз. (Тәмләткеч үләннәр дә кушарга мөмкин).
Май эрегәннән соң ризык тагын да хуш исле булачак!
Кабактан гуляш
Гуляш өчен кирәкле продуктлар: 500 гр сыер ите, 500 гр кабак, 4 баллы борыч, 1 суган, 3 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы горчица, үсемлек мае, төелгән кориандр, лавр яфрагы, тоз.
Итне шакмаклап турыйбыз, өстенә тоз белән кориандр сибәбез. Сарымсакны вак угычта уабыз, суганны саламлап турап майда кыздырабыз. Шуңа сарымсак белән ит кушабыз. Табадагы итнең суы чыгуга, горчица, шакмаклап туралган кабак һәм баллы борыч өстибез. Итнең согы кайнап беткәч, гуляшны капларлык итеп су агызабыз һәм лавр яфрагы салабыз. Әзер булганчы томалап пешерәбез.
Фото: Алиса Ахметшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев