Кәҗә сөтенең файдасы
Кәҗә сөтендә йөрәк ритмын җайга салырга ярдәм итүче калий күп.
- Кәҗә сөте онкологик чирләрдән интегүчеләр өчен дә файдалы. Химия терапиясе алганда һәм аннан соң 10–15 көн буе кәҗә сөте эчәргә киңәш ителә.
- Сөяк сынганнан соң, кәҗә сөте сөяк тукымаларының тизрәк ялгануына булыша. Кәҗә сөтендә тимер сыер сөтенә караганда 1,5 тапкыр күбрәк.
- Кәҗә сөте өч тапкыр җиңелрәк үзләштерелә.
- Аллергиядән тилмерүчеләр кәҗә сөтен курыкмый эчә ала. Анда аллергия китереп чыгаручы альфа-1s-казеин матдәсе юк.
- Кәҗә сөтендә лактоза сыерныкыннан 13 процентка кимрәк. Шуңа күрә аны лактозаны кабул итә алмаучылар да эчә ала.
- Кәҗә сөтендәге аксымны организм тулысынча үзләштерә.
- Кәҗә сөте ашказаны согы кислоталылыгын нейтральләштерә.
- Кәҗә сөте ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте кискенләшкәндә файдалы.
- Псориаз борчыганда, кәҗә сөтен талгын утта 2-5 минут кайнаталар. Аннан икенче савытка бушаталар. Кәстрүл кырыйларына ябышып калган элпәне зарарланган урыннарга сөртәләр.
- Кәҗә сөтендә йөрәк ритмын җайга салырга ярдәм итүче калий күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев