Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Иммунитетны ныгытабыз

Көз-кыш айлары аеруча вируслар чоры. Иммунитетны ныгыту өчен берничә киңәшне исегездә тотыгыз.

  • Канәфер төнәтмәсе иммунитетны ныгыту өчен менә дигән чара санала. Моның өчен 5–6 канәферне 1 стакан кайнар суга салып, бер сәгать төнәткәч, көн дәвамында җылы килеш эчәргә кирәк. Канәферне чәйнәп йөрергә дә мөмкин. Ул йоткылык өслегенә эләккән вирусларны юк итәргә булыша.
  • Вируслы авырулар котырган чорда лаванда, яшел чәй, әрем яки ак чыршы эфир майлары сеңдерелгән кулъяулык иснәү дә файдалы. Янәшәгездәге кеше төчкерсә, йөткерсә бигрәк тә. Эш өстәленә берничә тамчы эвкалипт мае тамызу да комачауламас.
  • Салкын тиюнең беренче билгеләре күзәтелгәндә бер суган алыгыз. Юрган яки зур сөлге белән капланып, шуның астында суганның башта кабыгын, аннары һәр катламын салдырыгыз. Күзегездән яшь акса да түзегез. Әлеге процедураны йоклар алдыннан башкару яхшы.
  • Бер көн туйганчы йокламау иммун системасын 2–3 көнгә какшата. Шуңа күрә көз, кыш айларында иммунитетны ныгыту өчен, 1 сәгатькә булса да озаграк йокларга киңәш ителә.

Ватаным Татарстан

Фото: нейросеть

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев