Гөлләргә файдалы кычыткан төнәтмәсе
Кычыткан әчеткесе бүлмә гөлләрен чирләргә бирешүдән саклый, ныгыта.
500 грамм яңа җыелган кычытканга күмелгәнче җылы су агызырга. Металл булмаган савытта 2 атна әчетергә. Моны урамда эшләргә кирәк, чөнки әчегәндә начар ис чыга. Көн саен болгаткалап торырга. Күбекләнеп туктагач, караңгы төскә кергәч, әчетке әзер була. 1:10 исәбеннән су кушып, гөлләргә сибәргә мөмкин. Кычыткан әчеткесен гөлләргә бөркергә дә ярый. Бу очракта 1:20 исәбеннән су өстәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев