Духины дөрес сибәсезме?
Хушбуй тәндә озак саклансын өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәк.
- Хушбуйны чиста тәнгә, өйдән чыгарга 30 минут кала сибәргә кирәк. Шул вакыт эчендә аның исе тулысынча ачылачак. Коры тәндә иң сыйфатлы хушбуй да озак тормый. Шуңа иң элек тәнгә иссез лосьон яки крем сөртергә, 10-15 минуттан хушбуй сибенергә кирәк.
- Хушбуй исе өстән аска төшми, ә астан күтәрелә. Шуңа аны тез астына, кул бөгелгән урынга, беләзеккә, муенга, колак артына һәм чәчкә сибәләр. Пульс нокталарына сипкәндә исе яхшырак ачылачак.
- Хушбуйны киемгә сипмәгез. Беренчедән, ул таплар калдыра, икенчедән, киемдә аның исе үзгәрәчәк. Шарф, перчаткага гына бераз сибәргә ярый.
- Хушбуйны чәчкә сибәргә рөхсәт ителә. Моның өчен махсус гидропарфюм да чыгарыла, аның чәч сәламәтлегенә зыяны юк.
- Хушбуй исе тәндә озак саклансын өчен шундый ук исле лосьон яисә крем да сатып алырга кирәк.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев