Челтәрләрне агартабыз
Төрледән-төрле

Челтәрләрне агартабыз

Челтәрләрне тәрәзәдән алуга, урамга алып чыгып, тузанын кагыгыз.

Таска җылы су агызырга. Кер порошогы (сыек юу чарасы яхшырак), 2 аш калагы йодсыз тоз кушарга кирәк. Челтәрләрне салып, берничә сәгать җебетергә. Шуннан соң кул белән яки автомат машинада гадәттәгечә юарга була. Челтәрне иң элек җылымса, аннан салкын суда чайкарга кирәк. Ак челтәрне кояшта киптермәгез, кояш нурлары аны саргайта. Челтәрләрне тәрәзә кәрнизенә элеп киптерү уңайлы.


Нет комментариев