Безелы торт (рецепт)
Чәй янына тәмле ризык.
Кирәк булачак: сыер мае (маргарин) — 150 грамм, шикәр комы — 100 грамм, 2 күкәй сарысы, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, чама белән тоз, 400 грамм он.
Безе өчен: 4 күкәй агы, 200 грамм шикәр комы.
Крем өчен: куертылган сөт, әстерхан чикләвеге, каймак.
Бүлмә температурасында эретелгән сыер маена кирәкле ингредиентларны кушып, камыр ясыйбыз. 40 минут суыткычта ял иттерәбез. Аннан камырны җәеп, духовкада коржлар пешерәбез.
Күкәй агы белән шикәр комын миксер ярдәмендә күпертеп, безе пешерәбез. Торт бик җайлы җыела: коржлар арасына безе һәм крем өстибез. Арасына чикләвек салабыз, күңел теләгәнчә бизибез.
1001 киңәш
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев