Төрледән-төрле

Бәрәңге кабыгын карлыган төбенә күмегез: җимешләре эре булачак

Бәрәңге кабыгын карлыган төбенә ничек кертергә: чи килешме, пешерепме, киптерепме, яисә төнәтмә ясапмы?

Кипкән бәрәңге кабыгы бик тиз таркалып, карлыганны файдалы микроэлементларга баета. Пешкән кабыкта фитофтора калмый, ә бу — бик мөһим.

Кабыкны чи килеш кенә туфракка күмеп куярга уйласагыз, һич югында аны кайнар су белән пешекләп алыгыз.

Ә инде ашламаны болай әзерлиләр. Кайнап торган 1 чиләк суга 1 литрлы банкага тутырылган бәрәңге кабыгы салып, 3 көн тоталар. Минераль матдәләргә, крахмал һәм витаминнарга бик бай туклыклы катнашма килеп чыга. Аны һәр куак төбенә 3әр литр исәбеннән сибеп чыгалар.

1001 киңәш


Нет комментариев