Төрледән-төрле

Бакчачыларга файдалы киңәшләр

Яхшы күрше — ярты бәхет, диләр. Бу кешеләргә карата гына түгел, үсемлекләр өчен дә дөрес әйтем. Күршене дөрес сайлаганда, уңышны арттырырга була, культураны корткычлардан һәм авырулардан сакларга мөмкин.

— Кәбестә, күршесендә сельдерей үскәндә, җир борчасыннан зарарланмый. Укроп аны күбәләк корты һәм гөбләдән саклый, ромашка һәм бөтнек күбәләкләрне куа.

— Бакча җиләге фасоль, сарымсак, салат, суган, редис, торма, чөгендерне үз итә. Җиләкнең төп дошманы — лайлач әкәм-төкәмне куу өчен, рәт араларына петрушка чәчегез.

— Помидорны суган тирәсенә урнаштырырга була. Әмма яшел кыякка үстерелгән суган яхшырак, чөнки томат, тиз үсеп китеп, күршесен томалый башлый.

— Баклажан фасоль янында яхшы үсә, ул күршесен колорадо коңгызыннан да саклаячак.

— Бәрәңге шпинат, кәбестә, редис янында яхшы үсә. Бәрхет чәчәк, настурция — бәрәңгене колорадо коңгызыннан, сарымсак фитофтороздан саклар.

— Суган кишер белән дус. Алар бер-берсен корткычлардан яхшы саклый. 

 


Нет комментариев