Аш тәмле булсын өчен 10 киңәш
Төрледән-төрле

Аш тәмле булсын өчен 10 киңәш

Әлеге киңәшләргә колак салсагыз, ашыгыз тагын да тәмлерәк булыр.

  • Сыер итеннән пешерәсе булсагыз, шулпага калак сөяге әйбәт була. Тавык шулпасы өчен бербөтен тавык салып пешерегез.
  • Борщ өчен кабырга ите яхшы. Токмачлы ашка — тавык. Шурпа өчен — сарык ите, кабырга турысы.
  • Ашка дигән итне, каны агып бетсен өчен, 25 минут юарга кирәк.
  • Итне бүлгәләмичә салсагыз, шулпа тәмлерәк була.
  • Итне пешерергә куйганда боз кебек салкын суга салу дөрес була.
  • 3 литр суга бер килограмм ит кирәк. Тавык шулпасы өчен — 2,5 литр суга 1 кг.
  • Петрушка, пастернак яки сельдерей тамыры шулпаны хуш исле итә.
  • Су кайнап чыккач, өстәге күбеген җыеп алгач, шулпага кипкән канәфер салыгыз.
  • Пешеп чыгар алдыннан дәфнә яфрагы, петрушка, тимьян сала аласыз.
  • Шулпага тозны ахырдан саласы.

Фото: «Туганайлар»

 


Нет комментариев