Алмадан ясала торган «тәмле» 5 рецепт тәкъдим итәбез.
Әгәр дә сезнең сок сыга торган җайланмагыз бар икән, сок чыгарабыз. Җәйге сорт алмадан пюре күп чыга, шуңа күрә, сок чыгару өчен, яшел алманы сайларга кирәк. Тәменчә шикәр комы кушып, стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга. 100 процент натураль сок әзер.
Алма компоты да ябарга мөмкин. Бигрәк тә 3 литрга 1:1 алма һәм слива, 1 стакан шикәр комы кушып ясасагыз, бик тәмле булачак.
Алма кайнатмасы. 1 кг алмага 700 грамм шикәр комы (алманың балына карап шикәрне киметә яки арттыра аласыз). Алманы юарга, үзәкләрен алырга һәм үзегез теләгәнчә турарга. Алма белән шикәр комын болгатырга һәм төнгә калдырырга. Иртән 5әр минут ике тапкыр кайнатып алырга, һәрберсендә кайнатманы суынгач кына кайнатырга кирәк. Өченче тапкырында 20 минут кайнатырга.
Алма желесы. 3,5 кг алма, 1,5 литр су, 2,4 кг шикәр комы кирәк булачак. Алманы юарга, үзәген алырга һәм, су өстәп, пешерергә куярга. Аннары марляга салырга, суы агып төшә, тик марляны сыкмагыз. Бу күләмнән 2 литр су чыга, шуңа шикәр комының яртысын (1,2 кг) салырга, 20 минут сүрән утта тотарга. Бу массага берничә ботак бөтнек салырга була. Аннары газны сүндерергә, бөтнекне алырга, калган шикәр комын салырга һәм яхшылап болгатырга. Желены стериль банкаларга тутырырга.
Как. Аны шикәр комы кушмыйча ясарга дә була. Әз генә су өстәп, алманы пешеп чыккач суытырга, иләктән чыгарырга. Табаны майларга һәм алма пюресын тигезләп җәяргә. Какны духовканы 100 градуска куеп та, махсус киптерү җайланмасында да киптерергә була.
Алманы киптерү җайланмасы да бар икән, баллы алмаларны киптерәбез. Шундый тәмле «чипсы»лар килеп чыга.
Нет комментариев