Аяк киеме исләнсә, лимон ярдәм итә
Төрледән-төрле

Аяк киеме исләнсә, лимон ярдәм итә

Бу ысул теләсә нинди аяк киеме өчен туры килә.

Аяк киеменең аслыгын алып, лимон телеме һәм урталай киселгән алоэ яфрагы ышкырга. Алоэ яфрагын 1-2 көнгә аяк киеме эченә тыгып торырга да була. Соңыннан антибактериаль дымлы салфетка белән сөртергә һәм җиләс урында киптерергә кирәк.

Аяк киеме аслыгын чәй содасы яки тоз кушылган суга (1 литрга 1 аш калагы) салып, 2 сәгать тотарга. Аннан чиста суда чайкарга һәм киптерергә.


Нет комментариев