Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Авыл туризмына – яшел урам!

8-10 август көннәрендә Алабуга районының Атиаз авылында Алабуга районы авыл яшьләренең III форумы узды. Форумда районның төрле авылларыннан җыелган 50 егет һәм кыз катнашты. Палатка шәһәрчегендә урнашкан форумчылар, яшьләр мәсьәләләре буенча фикер алышып кына калмыйча, ат җигү, тугару ярышларында катнаштылар, "лошомобиль"дә, катамараннарда йөрделәр, балык тоттылар, волейбол уйнадылар. 9 август көнне...

8-10 август көннәрендә Алабуга районының Атиаз авылында Алабуга районы авыл яшьләренең III форумы узды. Форумда районның төрле авылларыннан җыелган 50 егет һәм кыз катнашты.

Палатка шәһәрчегендә урнашкан форумчылар, яшьләр мәсьәләләре буенча фикер алышып кына калмыйча, ат җигү, тугару ярышларында катнаштылар, "лошомобиль"дә, катамараннарда йөрделәр, балык тоттылар, волейбол уйнадылар.

9 август көнне Форум кысаларында "Татарстанда авыл туризмын үстерү юллары" дип исемләнгән республика семинары булды. Семинар этник туризм буенча кызыклы тәҗрибә туплап өлгергән Иске Куклюк мәктәбе базасында узды. Шушы көнне үк республикада авыл туризмын үстерү белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешма үзенең оештыру конференциясен уздырды. Конференция йомгаклары буенча авыл туризмын оештыру һәм үстерү буенча Координацион Совет төзелде. Республиканың яшьләр оешмалары Советы җитәкчесе урынбасары Руфия Мухамадеева җитәкләгән бу органга төрле шәһәр һәм район вәкилләре сайланды. Алабуга районыннан Советка Республика керәшен оешмасының урындагы җитәкчесе һәм "Татарстан республикасының аграр яшьләр берлеге" иҗтимагый оешмасының Алабуга бүлеге җитәкчесе Николай Мельников сайланды.

Людмила Белоусова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев