Авыл туризмына – яшел урам!
8-10 август көннәрендә Алабуга районының Атиаз авылында Алабуга районы авыл яшьләренең III форумы узды. Форумда районның төрле авылларыннан җыелган 50 егет һәм кыз катнашты.
Палатка шәһәрчегендә урнашкан форумчылар, яшьләр мәсьәләләре буенча фикер алышып кына калмыйча, ат җигү, тугару ярышларында катнаштылар, "лошомобиль"дә, катамараннарда йөрделәр, балык тоттылар, волейбол уйнадылар.
9 август көнне...