Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Тәмле чәк-чәк рецепты

Чәк-чәк — иң популяр ризыкларның берсе.

Камыр өчен кирәк була: 5 өшегән күкәй, 1 аш калагы үсемлек мае, бер чеметем тоз, бер чеметем чәй содасы, югары сортлы он.

Иң элек өшеп җебегән 5 күкәйгә тоз, чәй содасы салып, миксер белән күпергәнче болгатырга. Бераздан ике аш калак сыек май, он салып, куерак масса барлыкка килгәнче тугларга. 

Кунага он җәеп, камырны салып, өстенә юка ситса каплап, ярты сәгатькә калдырырга. Аннан камырны җәеп, бер бармак киңлегендәге тасмалар кисеп, аларны вак итеп турарга. 

Тирән табага көнбагыш мае салып, утка куярга. Май кызганнан соң камыр кисәкләре алтынсу төскә кергәнче кыздырырга.

Кечерәк савытка бал, шикәр комы һәм бераз су салып плитәгә куярга һәм болгата-болгата кайнап чыкканчы утта тотарга. Сузылса, әзер була.

Майда кызган камыр кисәкләрен кайнап чыккан бал һәм шикәр комы катнашмасы белән яхшылап болгатырга. Кулны салкын су белән юешләп, чәк-чәкне түгәрәк конус формасына китереп ясыйбыз.

Чәк-чәкне берәр сәгатькә суыткычка куеп торырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев