Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Бер чемодан сюрпризлы маҗара

Башкортстанның Бакалы районыннан Дмитрий Васильев 1990нчы елларда үзе белән булган тылсымлы Яңа елны искә ала

1990 елда мин Яңа елга якыннарыма әйбәт бүләкләр әзерләдем, дөресрәге, сюрпризны язмышым ясады. Элек безнең якларда “вахта” белән читкә китеп акча эшләү гадәте бар иде. Декабрьнең 30ында акча алдым да, туган якка юл тоттым. Бүләк-күчтәнәчне үзебезнең станциягә җиткәч кенә алырмын дип, поездга кереп утырдым. Кайтучы бик күп, бәйрәм алды көне бит, бар да ашыга. Чемоданны югары киштәгә ташладым, тәрәзә янына утырып йокымсырап киттем. Поезд тукталган тавышка, кемнәрнеңдер ашыга-кабалана төшеп калырга җыенуына күз генә салдым да, тәмләп тагын йоклап киттем. Безнең станциягә якынлашканда инде таң аткан, вагондагы кешеләрдән без – мин һәм кулына кечкенә сумка тоткан бер хатын-кыз гына калган иде. Чемоданны эләктердем дә, киттем кибеткә. Балаларга бераз тәм-том алгач, Бер чемодан сюрприз инде нык сагынылган йортым, якыннарым янына кайттым. Хәл белешеп, ашап-эчеп, шаярышып-көлешеп алгач, хатынга иң зур бүләк сиңа инде дип, чемоданны тоттырдым. Ике ай өстән салмаган свитер, юылмаган күлмәк-ыштан, бар да шунда, дидем елмаеп.

– Яңа елны тылсымлы диләр, тырышкансың инде, – диде хатын да елмаеп.

Көлешә-көлешә, хатын чемоданны ачып җибәрде һәм чүт егылып китмәдем... Чемодан тулы кыйбатлы кәнфит, ул вакытларда кибетләрдән табуы кыен булган кара җимеш, йөзем, өрек, карабодай ярмасы, тагын әллә ниләр! Еларга да белмим, көләргә дә. Хатынның йөзен күрсәгез иде сез ул чакта. Шатлыгы эченә сыймый... Берничә минут күземне шакмакландырып карап торгач, айнып киткәндәй булдым. Менә сиңа тылсым! Менә сюрприз! Менә Яңа ел! Заманасы шундый иде шул... Һәр кешедә шул коңгырт төстәге чемодан, халык бер-берсеннән шикләнми. Вагонга кергәч күтәрдек тә аттык чемоданнарны өскә... Ә төшеп калганда ашыгыч, караңгылык, миңа кадәр төшкән кеше минекен алган инде ялгыш. Кайдан эзләргә дә белгән юк: кем ул, кайсы яктан? Сөйләшмәдек тә, сорашмадык та. Алай да, милициягә барып сөйләдем, документлары юк, бары күчтәнәчләр генә дидем. Адресымны калдырдым. Ярый ла, миндә – тәм-томнар. Алар нишләде икән чемоданны ачып карагач. Уңайсыз да, жәл дә булып китте.

Табылды бит! Рождество тирәсе, чамасыз суык. Район үзәгеннән милициягә чакырдылар. Бардым. Милиция хезмәткәре тиз генә ниндидер номер җыйды һәм телефон трубкасын миңа тоттырды.

– Кайгырмый ашагыз, гаеп миндә, ялгыш эләктереп төшкәнмен чемоданыгызны. Киемнәрен юдым, адрес буенча җибәрдем, – диде теге яктагы тавыш. – Аңлыйм, вахта эше бик авыр. Улым да шулай эшләп йөри, исән-имин булыгыз.

Каршымда утырып барган олы яшьтәге түтинеке булып чыкты ул.

Мин дә посылка иттереп җибәрим әйберләрегезне дигән идем:

– Кыш бабай сезгә күчтәнәч биргән икән, тик кенә торыгыз, рәхәтләнеп ашагыз! Яңа ел белән сезне! – диде дә түти телефонын куйды.

Могҗизалар була икән ул!

 

Фото: fotokto

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев