Салатлар тиз бозыла торган ризык булып санала
Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.
Салатка майонез, май, соусларны салатка ашар алдыннан гына салырга кирәк. Кыяр да салатны тиз бозыла торган итә, шуңа аны да ашар алдыннан гына өстәү хәерле.
Белгечләр фикеренчә, салатны иң күбе 36 сәгать кенә сакларга ярый. Ә маринадланган, әчетеп тозланган, кыздырылган яшелчәләр салынган салатларны бөтенләй 24 сәгатьтән дә артык тотарга ярамый.
Чи яшелчәләр, җиләк-җимешләр салаты, винегретлар, ит, ысланган ризыклар салынган салатларны соус салынмаган килеш 18 сәгать, соус салгач 12 сәгать тотарга була.
Әгәр салатта йомырка да булса, яраклылык вакыты 6 сәгать кенә була.
Балык, диңгез продуктлары салынган салатларны 12 сәгать эчендә ашарга киңәш ителә.
Чыганак: Интертат
Фото: pixabay.com
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев