Олы Шүрнәк авылы җирлеге башлыгы авыл музее буенча экскурсия үткәрә – видео
Полезная информация

Олы Шүрнәк авылы җирлеге башлыгы авыл музее буенча экскурсия үткәрә – видео

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр.

Элек-электән кеше туган ягының тарихын өйрәнүгә омтылган. Аеруча, авыл халкы үз тамырларын, туган нигезенең тарихларын белгән.

Алабуга районының Олы Шүрнәк авылы – бу яктан үрнәк авылларның берсе. 2015 елда авылда күпфункцияле яңа үзәк төзелә. Бушап калган клуб бинасында авыл халкы музей оештыра.

Түбәндәге видеоязмада Олы Шүрнәк авылы музее белән Олы Шүрнәк авылы җирлеге башлыгы Николай Мельников таныштыра. 


Нет комментариев