Сентябрь аеның икенче санына анонс
“Туганайлар”ның 22 сентябрь №18(478) саны белән кыскача таныштырабыз.
“Туганайлар” газетасының бу санындагы 1-2нче битләрдә республикабыздагы керәшеннәр тормышына кагылган ару хәбәрләр, ил-көн яңалыклары урын алды.
***
3нче биттә – укытучылар көненә багышланган мәкаләләр. “Авыр да мактаулы да хезмәт ияләре” язмасы – хезмәт юлын Зәй районының Түбән Биш авылы мәктәбендә педагог булып эшләүгә багышланган Иван Иванов һәм аның гаиләсе турында.
Шул ук биттә Алабуга районының Черкас авылында яшәүче, гомуми педагоглык стажлары 300 елдан артып киткән Мельниковлар гаиләсе белән дә таныша аласыз.
***
4нче биттәге язма тулысынча Кукмара районының Тәңкә авылы тарихын, хәзерге тормышын чагылдыра.
***
5нче бит Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә айлыклары үткәрелү уңаеннан, Алабуга керәшеннәренең күренекле затларына, культурасына, йолаларына багышланган язмалардан тора.
***
6нчы биттә “Күңел бизәкләрен киндергә төшереп...” исеме астында басылган язма мәдәни үзәктә “Штрихи к портрету” дигән картиналар күргәзмәсе ачылган рәссам, Татарстан рәссамнар союзы члены Виктор Селиверстовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра.
***
7нче биттәге язмада республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев, аның эшчәнелеге һәм уй-хыяллары турында укырсыз.
***
8нче биттә Татарстанның – халык, Россиянең атказанган артисты, шушы көннәрдә 65 яшен тутырган Георгий Ибушевка багышланган язма урын алды.
***
Сентябрь башында бер төркем керәшен Абхазиядәге изге җирләргә барып кайтты. 9нчы битне укысагыз, бу турында күбрәк белерсез.
***
10нчы биттәге “Белемнек” рубрикасында чиркәүгә баручыларга киңәшләр бирелде. Изге Кыз Мариянең Ару бөркәнчеге турындагы, Ииусус Христос кадакланган изге Качны торгызу вакыйгасына кагылышлы язмалар белән танышырсыз.
***
11нче биттә укучыларыбыздан килгән хатлар, аларның “Туганайлар” газетасы турындагы фикерләре, бакчачы киңәшләре бирелде.
***
12нче бит файдалы киңәшләрдән, газета укучыларның котлауларыннан тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев