Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Октябрь аеның беренче санына анонс.

«Туганайлар» газетасының 19нчы (575) санына кыскача күзәтү.

1нче биттә — «Һәр керәшен йортына „Туганайлар“ килсен». Бу биттә подписка турындагы белешмәне укысагыз, керәшен кешесенең ни өчен "Туганайлар«га язылырга тиешлеген белерсез. Казанда яшәүче Трофимовларның «Күптөрле Татарстан» фотопроектында катнашулары турында да яздык. «Туганайлар» газетасы чыга башлауга 24 ел тулу уңаеннан да мәкалә урын алды.

2нче биттә «Көн һәм гамәл» рубрикасы астында Бөек Ватан сугышы ветераны, журналист Александр Маловның 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтүе хакында язылды. Түбән Камада узган «Яңа медиа» конкурс-фестивалендә «Туганайлар» редакциясе журналисты да призга лаек булды. Бу хакта да укырсыз. «Кыскача» рубрикасы Татарстан һәм илебез икътисадындагы, халык тормышындагы яңалыклар белән таныштыра.

3нче биттәге «Норлатта узган Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының күчмә утырышы» турындагы язмага игътибар итми калмагыз. Тылдагы ярдәмнең фронтка ничек көч бирүен дә укып белә аласыз.

4нче биттә — Җәкәү йортындагы «Җыру әйтәм, тыңлагыз» концертында Балтач, Питрәч ягыннан килгән талантлы ансамбльләр чыгыш ясады, көч сынашты.

5нче биттәге язмадан Зәй, Әлмәт, Тукай районы керәшеннәре мирасына багышланган «Кама аръягы бизәкләре» документаль фильмы дөнья күрүе хакында белерсез.

6нчы «Белемнек» битендә — Покрау бәйрәменә кагылышлы язмалар бирелде. Ретро фотода 1964-1965 еллардагы керәшен тарихын күреп була.

7нче биттәге «Көшкәтбаш — йөрәкләрдә» язмасында шушы авылда туып-үскән Галина Абросимованың туган авылын сагынып яшәве турында язылды.

8нче биттә — «Беренче курс студенты көне» ничек үткәнен укыгыз. Рецептлар, киңәшләр дә бар.

Газетабызның тагын бер саны
Газетабызның тагын бер саны

 


Нет комментариев